Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе 85 еллык юбилеен билгели.
Бу вакыт эчендә тармак хезмәткәрләре эшендә күп үзгәрешләр булды. Бүгенге көндә алар үз эшчәнлеге белән кеше гомерләрен саклап кала һәм юлларыбызда тәртип саклый.
Заман алга бару белән эштә дә яңа технологияләр барлыкка килә. ЮХХДИ хезмәте дә алардан читтә калмый. Элегрәк күпләр бу хезмәтне барыннан да элек, тәртип бозучыларны туктаткан инспекторлар эше буенча гына күз алдына китерә иде. Бүгенге көндә тәртип саклау эшчәнлеге, нигездә, вазыйфалы кешенең юл хәрәкәтендә катнашучы белән турыдан-туры элемтәсеннән башка гамәлгә ашырыла. Чөнки юлларыбызда фотовидеофиксация камералары барлыкка килде.
Гомумән алганда, соңгы берничә елда юл инфраструктурасы сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Бүген фотовидеофиксация камералары автомобиль юлларында хәвефсезлекне тәэмин итүче төп чарага әверелеп бара. Әгәр җәмгыять юлның хәвефсез булуын тели икән, анда мотлак камералар куелырга тиеш.
Соңгы биш елда юл-патруль хезмәте инспекторларының саны шактый кимегән, шуңа карамастан, һәрберсенең эшчәнлек нәтиҗәлелеге сизелерлек арткан.
Республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик теркәү системасын үстерү буенча эшнең иң мөһим нәтиҗәсе 2019 елның 7 гыйнварында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестиция сәгате”ендә кабул ителгән положениеләрне тормышка ашыру белән бәйле. Утырышта “Башкортстан Республикасында юл хәрәкәте хәвефсезлеге системасын булдыру, модернизацияләү һәм техник хезмәт күрсәтү” проекты буенча карар кабул ителгән иде. Аерым алганда, сервис моделе шартларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә теркәү өчен 609 аппарат-программа комплексы урнаштыру бурычы куелды. Нәтиҗәдә, Башкортстан транспорт дирекциясе белән “Башинформсвязь” җәмгыяте арасында дәүләт контракты төзелде һәм узган елның 1 маена барлык 609 аппарат та файдалануга тапшырылды.
Шуның нәтиҗәсе буларак, узган елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү функциясе белән фотофиксация камералары ярдәмендә Уфаның көйләнми торган җәяүлеләр кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ирешелгән. Бу башкалада электән килгән зур проблема иде. Һәм менә, эчке эшләр министры йөкләмәсен тормышка ашырып, бу мәсьәлә нәтиҗәле хәл ителгән. Бөтен автоматика яңадан корылган һәм 2020 елның гыйнварыннан ул эшкә кушылган. Нәтиҗәдә, узган елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, автоматик режимда тугыз мең машина йөртүче җаваплылыкка тарттырылган.
Кызганычка каршы, кайбер проблемалар, шул исәптән җәяүлеләрнең хәвефсезлеге мәсьәләсе көнүзәк булып тора. Ел башыннан алып водительләр барлыгы 286 җәяүлене бәрдергән, 22 кеше һәлак булган һәм 268 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу күрсәткечләр узган елдагыдан түбәнрәк булса да, мәсьәлә көнүзәк булып кала бирә.
Монда шунысын да билгеләргә кирәк, бу – барлык эре шәһәрләрдәге проблема. ЮХХДИ 2019 елда ук Хөкүмәт белән берлектә җәяүлеләр кичүенә кагылышлы берничә мәсьәләне билгеләде.
Хәзерге вакытта транспорт һәм җәяүлеләр агымнарын бүлү өчен шәһәр төзелеше өлкәсендә карарлар кабул ителә. Автомобиль юлларын реконструкцияләгәндә һәм төзегәндә төрле типтагы транспорт чараларын төрле юллар буенча һәм каршы як полосаларны бүлү, велосипед юлларын һәм җәяүлеләр кичүен төзекләндерү күздә тотыла.
Аңлашыла ки, бу чаралар зур чыгымнар таләп итә. Әмма бу эшләр гамәлгә ашырылмаса, хәл үзгәрмәячәк. Шуңа күрә бүген Уфада, Стәрлетамакта, федераль юлларда чишелешләр, җәяүлеләр кичүе төзелә.
Кызганычка каршы, исерек килеш руль артына утыручыларга бәйле проблема да беркая да югалмады. ЮХХДИ хезмәткәрләре, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы буенча, исерек хәлдә транспортка идарә итүгә бәйле юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү һәм булдырмау максатында, төбәктә махсус чаралар үткәрүне дәвам итә. Профилактик чараларны үткәрүдә полициянең башка хезмәтләре дә катнаша.
Ел башыннан барлыгы 29 профилактик чара үткәрелгән, аларда 1 371 исерек водитель тоткарланган.
Республика юлларында мондый рейдларның нәтиҗәләре киңкүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртыла. Рейдлар тәмамланганнан соң нәтиҗәләр ясала, алар турында материаллар шулай ук гәзитләрнең сайтларында, басма матбугатта урнаштырыла. Бу – ЮХХДИның тагын бер җайга салынган эше.
Алдарак язуыбызча, ЮХХДИ хезмәте заман белән бергә атлый. Әйтик ЮХХДИның барлык социаль челтәрләрдә дә үз битләре бар. Социаль челтәрләрдә дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да битараф калмаска һәм исереклек очраклары турында полициягә хәбәр итәргә чакыра. Бу, гражданнар руль артына исерек килеш утырган очракта, алар котылгысыз рәвештә тоткарланачагын аңласын өчен кирәк.
Әлбәттә, эшнең нәтиҗәсе җитәкчелеккә дә нык бәйләнгән. Бу җәһәттән республика ЮХХДИ хезмәтендә соңгы елларда булган уңыш-казанышларны күптән түгел генә отставкага киткән баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов исеме белән бәйләргә кирәк.
Мәгълүм булуынча, Динар Гыйльметдинов Стәрлетамак округында “Бердәм Русия” партиясе үткәргән праймеризда җиңде, алда аны Русиянең Дәүләт думасына сайлаулар көтә.
– Мин бүген хезмәт кенәгәсен алдым, анда ике язма бар: 1991 елда эшкә кабул ителү һәм хәзер минем запаска чыгуым турында. Алда мине яңа сынаулар көтә. Туплаган тәҗрибәмне яңа вазыйфада кулланып, Башкортстанга тагы да файда китерәсем килә, – диде ул баш автоинспектор вазыйфасындагы соңгы матбугат конференциясендә.
Динар Заһит улы 2005 елдан алып әлегә кадәр республиканың баш дәүләт автоинспекторы булды.
Соңгы елларда ул социаль челтәрләрдә дә актив эшчәнлек алып барды. Мәсәлән, Instagram битен ул 2016 елда ук ачкан, ә шәхси блогны – 2010 елдан алып бара. Бу вакыт эчендә ЮХХДИ башлыгы үзенең язылучыларына эре юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләп, статистика мәгълүматларын гына җиткереп калмады, алар арасында актив рәвештә профилактика һәм аңлату эшләре дә алып барды.
Динар Заһит улы еш кына рейдларда да катнашты – әйтик, 2017 елда, юл полициясе тонировкага каршы киң колачлы сугыш игълан итте.
“Мин мондый машина йөртүчеләрне туктатканда: “Менә син, чибәр егет, нигә сиңа тонировка? Әгәр синдә кояшка аллергия булса, кояштан саклаучы күзлек кияргә кирәк, ә тәрәзәләрне тонировкаларга ярамый дип кисәтәм”, – дип язган иде ул “Instagram” сәхифәсендә.
16 ел дәвамында баш автоинспектор булып эшләгән чорда аңа төрлесен күрергә туры килә. Иң мөһиме, нинди генә хәл-шартларда да ул үзен югары квафикацияле белгеч, яхшы җитәкче итеп күрсәтте. Ул республиканың юл инфраструктурасындагы һәр проблема белән яхшы таныш һәм киләчәктә дә аларны хәл итүгә үз өлешен кертер дигән теләктә калыйк.
Ример НАСРЕТДИНОВ.