+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 17:48

Башкортстан - беренче урында!

Башкортстан 2020 елда Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урын алды. Рейтинг нәтиҗәләре бүген Екатеринбургта узган «Иннопром» ХI Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде.

Башкортстан 2020 елда Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урын алды. Рейтинг нәтиҗәләре бүген Екатеринбургта узган «Иннопром» ХI Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде.

Рейтингта икенче урынны - Калуга өлкәсе, өченче урынны Тула өлкәсе алды. Дүртенче урында - Краснодар крае. Татарстан 6нчы урынны алды. "ИННОПРОМ" эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша. Ул Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына авыр пандемия елында ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Без Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан сәнәгатьне үстерү өчен даими рәвештә яңа инструментарийлар алабыз. Сүз дә юк, республикада моның өчен бөтен шартлар да бар. Министрлык безнең махсус икътисади зонаны булдыруда ярдәм итте, бездә 5 ТОСЭР эшли. Безнең республикада хакимият һәм предприятие директорлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Без "Ростех", "Газпром", "УГМК", "Роскосмос" белән даими эшләүче эшче төркемнәр булдырдык, даими элемтәдә торабыз һәм аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Ул шулай ук һәр пәнҗешәмбе көнне барлык муниципалитетларда узган "Инвестиция сәгате" һәм "Эшкуарлык сәгате" практикасы турында сөйләде. Республикада "Сәнәгать сәгате" предприятиеләр территорияләрендә уза, бу урыннарда проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, беренче урын - Башкортстан предприятиеләре директорларының эш нәтиҗәсе дә.

- Безнең өчен бу зур дәрәҗә, алга таба да төбәкләр арасында нинди югары көндәшлек барлыгын аңлап, югары урыннар өчен көрәшәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: