+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 17:50

"Башкортстан янә иң яхшысы!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә «Иннопром» халыкара күргәзмәсендә катнашуы һәм республиканың сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алуы турында язма бастырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә «Иннопром» халыкара күргәзмәсендә катнашуы һәм республиканың сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алуы турында язма бастырды.

"Янә Башкортстан иң яхшысы! Бүген Екатеринбургта узаган «Иннопром» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында без чираттагы мәртәбә төбәгебез сәнәгать тармагының югары потенциалын расладык. Безнең республика Русия Федерациясе субъектларында 2020 ел өчен сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды.

Рейтингта беренче тапкыр илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы методикасы буенча формалаштырылган һәм төбәкнең икътисад үсеш динамикасын, сәнәгатьне үстерү институтлары эшчәнлеген һәм аның дәүләт ярдәме чараларын, бизнесның эшлекле активлыгын, шулай ук Русия Сәнәгатне үстерү фонды белән хезмәттәшлекне тасвирлый торган 40 күрсәткечне исәпкә алына.

Рейтингта югары позицияләр – идарә командасының зур эше нәтиҗәсе, пандемиянең катлаулы шартларында без Башкортстанның индустриаль тармаклары үсешенең яхшы темпларын саклыйбыз. 2021 елның биш аенда бездә сәнәгать җитештерүе индексы 101,5 процент тәшкил иткән. Эшкәртү производстволары аеруча сөендерә - плюс 5,6 процент. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки тулай төбәк продуктында алар өлешенә өчтән бере туры килә.

Сәнәгатьчеләргә ярдәм итү буенча күп эш башкарабыз. Инвестиция сәясәтенең яңа инструментларын кертәбез. Инфраструктура бюджет кредитлары һәм облигацияләре программалары кысаларында федераль акчаларны җәлеп итәбез. Рейтингның югары нәтиҗәләре бу эшне тагын да активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Уңышлы мисалларның берсе - Күмертау авиация җитештерү предприятиесе. Уникаль җитештерү берничә ел дәвамында авыр финанс-икътисади хәлдә булган һәм заказларның җитәрлек портфеле булмаган. "Ростех" дәүләт корпорациясе белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без заводны саклап кала алдык һәм аны модернизацияли башладык. Аның заманча вертолет техникасына бүген Русиядә һәм чит илләрдә ихтыяҗ бар.

Республика сәнәгатен үстерү фондын аерым билгеләп үтәсем килә. Ул безнең предприятиеләрне 2 миллиард сумга хуплады һәм узган ел нәтиҗәләре буенча төбәк фондларының Гомумрусия рейтингында икенче булды", - дип язган ул.
Читайте нас: