+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 10:50

Кишер хакы кайчан төшә?

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгыннан хәбәр итүләренчә - яңа уңыш өлгергәч. Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, июль ахырына-август башына бәяләр төшү ягына үзгәрергә мөмкин. Бу мәсьәлә республика Хөкүмәтендә кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыяте буенча узган киңәшмәдә каралды. «Ел башыннан республикада яшелчә бәяләренең шактый артуы күзәтелә. Товарларның бәясе арту уңаеннан министрлык адресына халыктан сорау-мөрәҗәгатьләр күп. Без мөрәҗәгатьләрне тикшерү өчен хакимиятнең контроль органнарына, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә һәм Башкортстан Республикасы прокуратурасына тапшырабыз», — дип белдерде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. Башкортстанда кызыл чөгендер бәясе соңгы чорда - 2,7 тапкыр, кишернеке 2,4 тапкыр арткан. Кишер килограммының уртача хакы 77,78 сум тора, һәм бу 2020 елның июнь ае белән чагыштырганда, ике тапкыр кыйммәтрәк. Ә кайбер сәүдә нокталарында кишер бәясе 125 сумга җитә. Кәбестә - 85,7 процентка, бәрәңге - 79,5 процентка, суган 41,7 процентка кыйммәтләнде. Фото: РИА Новости.

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгыннан хәбәр итүләренчә - яңа уңыш өлгергәч.

Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, июль ахырына-август башына бәяләр төшү ягына үзгәрергә мөмкин. Бу мәсьәлә республика Хөкүмәтендә кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыяте буенча узган киңәшмәдә каралды.
«Ел башыннан республикада яшелчә бәяләренең шактый артуы күзәтелә. Товарларның бәясе арту уңаеннан министрлык адресына халыктан сорау-мөрәҗәгатьләр күп. Без мөрәҗәгатьләрне тикшерү өчен хакимиятнең контроль органнарына, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә һәм Башкортстан Республикасы прокуратурасына тапшырабыз», — дип белдерде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Башкортстанда кызыл чөгендер бәясе соңгы чорда - 2,7 тапкыр, кишернеке 2,4 тапкыр арткан. Кишер килограммының уртача хакы 77,78 сум тора, һәм бу 2020 елның июнь ае белән чагыштырганда, ике тапкыр кыйммәтрәк. Ә кайбер сәүдә нокталарында кишер бәясе 125 сумга җитә. Кәбестә - 85,7 процентка, бәрәңге - 79,5 процентка, суган 41,7 процентка кыйммәтләнде.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас: