+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 12:00

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дәүләт каплаячакмы?

Дәүләт думасына торак-коммуналь хезмәтләр өчен федераль бюджеттан компенсация алу мөмкинлеге кертүне тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт думасына торак-коммуналь хезмәтләр өчен федераль бюджеттан компенсация алу мөмкинлеге кертүне тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Ионин торак-коммуналь хезмәтләр өчен федераль бюджеттан компенсация алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Ионин халык өчен тарифлар кими, ә Хөкүмәт мөстәкыйль рәвештә энергетикларның "югалган" табышларын исәпли торган ярдәм чараларын кертүне максатка ярашлы дип атады.

"Әгәр федераль бюджет исәбенә тарифлар киметелсә, аннары энергетиклар Хөкүмәткә үзләренең алып җиткерелмәгән керемнәрен расларга килсә, бу җиңелрәк һәм аңлаешлырак булачак", — дип сөйләгән ул "URA.ru" басмасына.

Мәгълүм булуынча, 1 июльдән Русиядә коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 3,3 процентка артты. Төбәкләрдә тарифлар урындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып индекслана, әмма иң чик күрсәткечтән югарырак түгел.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас: