+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 19:25

"Уралвагонзавод" белән хезмәттәшлек ныгый

5 июльдә Екатеринбургта узган «Иннопром» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уралвагонзавод» җәмгыяте стендында булды һәм холдингның генеральный директоры Александр Потапов белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.

5 июльдә Екатеринбургта узган «Иннопром» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уралвагонзавод» җәмгыяте стендында булды һәм холдингның генеральный директоры Александр Потапов белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.

Аерым алганда, "Уралвагонзавод" Белорет шәһәрендәге Урал пружиналар җитештерү заводында яңа заказлар урнаштырырга ниятли.

Сөйләшүләрнең тагын бер темасы - Уфа һәм Салават шәһәрләрендә трамвай паркын яңарту. "Уралвагонзавод" республика җитәкчесенә 71-415Р маркалы ике секцияле түбән идәнле трамвай ретро-вагонын тәкъдим итте.

– Бүген мин «Уралвагонзавод»та гадәти булмаган ретро-трамвай ясаганын карадым. Күргәзмәдән соң бу вагоннарны Уфаның 450 еллыгына сатып алу турында фикер алышачакбыз. Уфаның тарихи өлешендә йөриячәк биш трамвай сатып алуга контракт төзиячәкбез, шәһәр халкын һәм кунакларын йөртәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Без «Уралвагонзавод»тан коллегаларыбызның яңалыкларын игътибар белән өйрәнәбез. Безнең һәр уртак адымыбыз - трамвайлар сатып алу яки республика предприятиеләрендә заказлар урнаштыру, икътисад үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга, төбәк бюджетына салым түләүләре үсешенә өстәмә этәргеч бирә.

- Башкортстан - безнең күптәнге һәм ышанычлы партнерыбыз, - дип билгеләп үтте «Уралвагонзавод» генеральный директоры Александр Потапов. – Безнең республика белән һәрвакыт планнар күп, аларны без нәтиҗәле гамәлгә ашырабыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: