+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июль 2021, 11:19

Яңа юлүткәргеч кайда төзеләчәк?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл тыгыннарын киметү турында социаль челтәрләрдә язма бастырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл тыгыннарын киметү турында социаль челтәрләрдә язма бастырган.

"Тиздән Уфаның тагын бер проблемасын бетерәбез – Зинино һәм Нагаево ягына юлүткәргеч төзи башлыйбыз. Анда пик сәгатьләрендә юл бөкеләре бик көчле һәм халык бу мәсьәләне хәл итүне сорады.

Хәзер объектка махсус техника кертү һәм эшне башлау өчен барлык формальлекләрне эшлибез. Иң мөһиме - төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга генеральный подрядчыны билгеләү буенча конкурс процедуралары тәмамланды.

Юлүткәргеч Иглин – Дим тимер юл аралыгы белән кисешкән урында 21 чакрым ераклыкта барлыкка киләчәк, ул дүрт, һәр якка икешәр полосалы булачак, озынлыгы 106 метр тәшкил итә.

Юлүткәргечкә керү өчен М-5 «Урал» автоюлындагы транспорт чишелешеннән Нагаево шоссесына чыгу өчен 1,85 чакрым озынлыктагы яңа юл төзиячәкбез.

2023 елда барлык эшләрне дә тәмамларбыз һәм гамәлдәге тимер юл аша чыгу урынын демонтажлыйбыз", - дип язган ул.
Читайте нас: