+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 июль 2021, 14:15

Бизнес-шерифлар ничек эшли?

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов бизнес-шерифлар эше турында сөйләде.

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов бизнес-шерифлар эше турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүген 35 муниципалитетта бизнес-шерифлар бары тик икътисад, эшкуарлык, инвестицияләр, сәүдә, туризм һәм милек мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 28 муниципаль берәмлектә функциональ бурычлар сизелерлек киңәйтелгән. Бизнес-шерифлар муниципаль хезмәтләр һәм сатып алулар, миграция һәм исәпкә алу, хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү, мобилизацион әзерлек, мәктәп туклануы, ритуаль, коммуналь һәм башка мәсьәләләр буенча кураторлык итә.

Кызганычка каршы, бизнес-шерифлар институтын төзегәндә аларның эшчәнлеген регламентлаучы документлар булмаган. Эш нәтиҗәлелегенең бердәнбер күрсәткече - эшкуарлыкны үстерүнең гомум күрсәткечләре һәм үткәрелгән "Эшкуарлык сәгатьләре"нең саны.

Алты ай эчендә муниципаль берәмлекләр тарафыннан 1452 утырыш үткәрелгән, аларга 2065 эшкуар чакырылган. 1 800дән артык проект, эшкуарларның 1636 проблемалы соравы каралган. Аларның 37 процентын финанс мәсьәләләре борчый, болар - ташламалы кредитлар, гарантияләр, лизинг программалары, 31процентын - җир мәсьәләләре, 10 процентын бинаны сайлау мәсьәләләре кызыксындыра.

Бизнес-шерифлар институтын үстерү максатларында дәүләт комитеты тарафыннан бизнес-шерифлар эшчәнлеге стандарты эшләнгән, ул эшкуарлык сәгатьләрен үткәрү регламентын үз эченә ала, шулай ук, эшкуарлык мәсьәләләрен һәм проблемаларын карау һәм хәл итү, эшкуарлык һәм инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашыруны башлап җибәрү буенча бизнес-шерифның конкрет гамәлләрен күрсәтә. Шулай ук Башкортстанда эшкуарлыкны үстерү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эшләнгән.

- Бизнес-шерифлар эшчәнлегенең эшләнгән стандарты аларның эшен оптимальләштерергә һәм структурлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт комитеты тарафыннан бизнес-шерифлар эшчәнлеген даими мониторинглау һәм координацияләү төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү һәм тормышка ашырылган проектлар саны буенча югарырак күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Нияз Фазылов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: