+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 июль 2021, 10:55

Пособие кемнәргә тиеш?

Эшсезләрнең һәркайсына акча түләнми.

Эшсезләрнең һәркайсына акча түләнми.

"Росстат" мәгълүматларыннан күренгәнчә, май аенда Башкортстанда эшсезлек буенча пособиене 31,3 мең кеше алган, республика бу күрсәткеч буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә кергән.

Пособие алучы эшсезләрнең иң күбе Чечняда теркәлгән, анда алар 46 мең кеше. Бу күрсәткеч буенча Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан – икенче (бу төбәкләрдә 31,3 кеше пособие ала). Өченче урында - (30,7 мең) Мәскәү шәһәре.
Идел буе федераль округында, Башкортстаннан тыш, Самара һәм Ырынбур өлкәләрендә 18,3 һәм 14,8 мең кешегә эшсезлек буенча акча түләнә. Ульяновск өлкәсендә - 4,6, Марий Эл һәм Мордовия республикаларында 3,2 һәм 3,5 мең кеше пособие ала.

"Росстат" мәгълүматларыннан янә шул күренә: агымдагы елның май аенда Башкортстанда 56,7 мең кеше эшсез саналган. Гомумән алганда, эшсезлек дәрәҗәсе ел дәвамында кими. Әйтик, үткән елның маенда республикада 68,2 мең кеше эшсез дип танылган булган.

15 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге халык арасында эшсезлек дәрәҗәсе май аенда ил буенча тулаем алганда эш көчендәгеләрнең 4,9 процентын тәшкил иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында 1,6 миллион кеше исәптә тора, аларның 1,4 миллионы эшсез статусына ия, шул исәптән 0,8 миллион кеше эшсезлек буенча пособие алган.

Фото: topnews.ru
Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: