+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 июль 2021, 20:53

"Һәр кешегә нинди дә булса эш кирәк..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә социаль өлкәгә багышланган язма бастырган.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә социаль өлкәгә багышланган язма бастырган.

"Бүгенге дәүләтнең төп бурычларының берсе - үзләре турында кайгыртырга сәләтле булмаган кешеләр турында кайгырту. Мәсәлән, инвалидлар турында. Социаль тәэмин итүдән һәм махсуслаштырылган медицина хезмәтләре күрсәтүдән тыш, алар турында кайгыртуның мөһим формасы булып эш урыннары булдыру һәм бу кешеләргә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирү тора.

Мин үзем - тырыш кеше, һәм мине эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итсәләр, мин хәтта үземнең ничек яшәячәгемне күз алдына да китермим. Шуңа күрә үз гомеремдә мөстәкыйль рәвештә акча эшләргә теләгән инвалидны күргәч, мин бу кешегә карата хөрмәттән башка берни дә кичермим.

Бүген Хөкүмәт утырышында без боларның барысы белән дә шөгыльләндек. Аерым алганда, психик үсеше бозылган кешеләргә эшкә урнашу белән ничек ярдәм итү турында фикер алыштык. Мартта без алар өчен республикада беренче көндезге мәшгульлек үзәген ачтык, анда хезмәт остаханәләрендә аларны пешекче, тегүче һәм башка эшләрдә һөнәри осталыкка өйрәтәләр.

Без исә, укудан тыш, инвалидлар өчен киләчәктә аларны эшкә урнаштыру белән предприятиеләрдә стажировка оештырачакбыз, дигән карарга килдек. Озак вакытка сузмыйча, бу мәсьәләне эш бирүчеләр белән эшли башлыйбыз, махсус җиһазландырылган өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге турында фикер алышачакбыз. Акча белән без дә бу проектта катнашырга әзер.

Гомумән, шуны да билгеләп үтәсем килә: алар турында кайгырту бу конкрет категория кешеләр өчен генә кирәк түгел. Тулаем алганда, җәмгыять иминлеге өчен ул бик мөһим. Чын-чынлап бәхетле, уңайлы тормыш хисе барысы да үзләрен яхшы хис итүләреннән килеп чыга. Ә янәшәңдә кемдер мохтаҗ булса, син ахырга кадәр бәхетле булмыйсың - хәтта әгәр дә синең барысы да әйбәт булса да.

Бай илләрдә моны күптән аңладылар - шуңа күрә мохтаҗлар турында кайгырту анда искәрмә түгел, ә кагыйдә. Ә без тормыш өчен иң уңайлы төбәк төзү сәбәпле, анда һәркем үзен яхшы хис итәргә тиеш. Һәрхәлдә, без моңа омтылырга тиеш.

Барыгызга да сәламәтлек телим!" - дип язган ул.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: