+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 июль 2021, 22:50

Трасса республиканы ил үзәгенә якынайтачак

8 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Мәскәү өлкәсе Үзәк боҗра автомобиль юлын (ЦКАД) файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

Трасса республиканы ил үзәгенә якынайтачак
Трасса республиканы ил үзәгенә якынайтачак
8 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Мәскәү өлкәсе Үзәк боҗра автомобиль юлын (ЦКАД) файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

Юлның соңгы участогында хәрәкәткә стартны Русия Президенты Владимир Путин бирде.

"ЦКАД" 13 федераль юлны кисеп үтә. Ул M-11 "Мәскәү - Санкт-Петербург" гамәлдәге трассасын төзелеп килүче M-12 "Мәскәү - Казан - Екатеринбург" магистрале белән тоташтырачак. M-12 трассасының гомум озынлыгы 810 километр тәшкил итә. Ул Татарстан, Башкортстан, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре буйлап узачак.

Башлангыч исәпләүләр буенча, Башкортстанда магистраль республиканың төньяк-көнчыгышы буенча 220 километрга сузылачак. Эшләр M-7 «Волга» федераль трассасында 69 километр юлны реконструкцияләүне күздә тота, шул ук вакытта, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырмау өчен, торак пунктларны урап узарга планлаштыралар.

Шулай ук планнарда - Дүртөйледән Свердловск өлкәсендәге Ачит бистәсенә кадәр җирдә М-12 магистраленең 150 чакрым өлешен төзү. Трассада йөрү тизлеге сәгатенә 120 километр тәшкил итәчәк.

- Сезгә, Владимир Владимирович, трассаның Башкортстан территориясе аша узуына бик зур рәхмәт. Чөнки бу республиканы Русия үзәгенә шактый якынайтачак, безнең төбәкнең төньяк өлеше икътисады үсешен тәэмин итәчәк. Һәм республика халкы безнең ил үзәгенә кыска һәм тиз юл булачагына бик рәхмәтле, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Без инде "Автодор"дагы хезмәттәшләребез белән тыгыз эшлибез. Трассировканы билгеләдек, нәкъ менә магистральне кайдан үткәрәчәгебезне, керү нокталары кайда булачагын аңлыйбыз. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә эшли башладылар.

- Бу төзелештә күп нәрсә сездән торачак. Төбәккә һәрвакыт күп нәрсә бәйле: җир дә, материаллар да, - дип ассызыклады Владимир Путин.

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, М-12 трассасын төзү 2024 елга төгәлләнергә тиеш, шул ук вакытта участокларны әзерлек дәрәҗәсе буенча эшләтеп җибәрәчәкләр.

фото: главарб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: