+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 июль 2021, 11:21

Башкортстан – рейтингта беренче!

“Иннопром-2021” халыкара күргәзмәсендә бездәге сәнәгать сәясәте аерым игътибар үзәгенә алынды.

Башкортстан – рейтингта беренче!
Башкортстан – рейтингта беренче!

“Иннопром-2021” халыкара күргәзмәсендә бездәге сәнәгать сәясәте аерым игътибар үзәгенә алынды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Екатеринбургта үткән “Иннопром-2021” халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты. Делегация составына, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, республиканың үсеш институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.

“Иннопром” – Екатеринбургта 2010 елдан үткәрелүче Русиянең төп сәнәгать күргәзмәләренең берсе. Быел ул унберенче тапкыр уза. Күргәзмәгә килүчеләрнең якынча 80 проценты – дөньяның төрле илләреннән производствога яңа продукция һәм технологияләр кертү турында карар иткән сәнә­гать предприятиеләре белгеч-ләре.
Радий Хәбиров күргәзмәнең төп стратегик сессиясендә катнашты. Аның төп спикерлары – Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
– Якындагы елларда технологик процессларны һәм җитеш-терүне, логистика, идарә итүне тулысынча автоматлаштыруга хәлиткеч адым ясарга кирәк. Русия санлы трансформация нигезен тәшкил итүче барлык төп өлкәләрдә диярлек куәтле ресурсларга ия. Безнең сәнәгать Русиядә генә түгел, тышкы базарларда да көндәшлек итә алсын өчен ул куәтләрне максималь дәрәҗәдә эшкә кушу зарур, – диде Михаил Мишустин.
Арытаба Радий Хәбиров “Уралвагонзавод” җәмгыяте стенды белән танышты һәм холдинг­ның генеральный директоры Александр Потапов белән хезмәт-тәшлек юнәлешләре турында фикер алышты.
Аерым алганда, “Уралвагонзавод” Белорет шәһәрендәге Урал пружиналар җитештерү заводында яңа заказлар урнаштырырга ниятли.
Сөйләшүләрнең тагын бер темасы – Уфа һәм Салават шәһәр­ләрендә трамвай паркын яңарту. “Уралвагонзавод” республика җитәкчесенә 71-415Р маркалы ике секцияле түбән идәнле трамвай ретро-вагонын тәкъдим итте.
– Бүген мин “Уралвагон­за­вод”та гадәти булмаган ретро-трамвайларны күрдем. Күргәз­мәдән соң бу вагоннарны Уфаның 450 еллыгына сатып алу турында фикер алышачакбыз. Башка­ланың тарихи өлешендә йөриячәк биш трамвай сатып алу турында килешү төзиячәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Шул ук көнне “Иннопром-2021” халыкара күргәзмәсе мә­йдан­чыгында Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү чарасы булды.
Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан рейтингта беренче урынны алды. Икенче урында – Калуга өлкәсе, лидерлар өчлеген Тула өлкәсе йомгаклый.
Чара башында Русиянең сәнә­гать һәм сәүдә министры урын­басары Алексей Беспрозванных билгеләп үтүенчә, рейтинг Русия­нең Сәнә­гать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр формалаша һәм төбәкнең икътисади үсеш динамикасын, сәнәгатьне үстерү институт­ла­рының эшчәнлеген һәм аның дәүләт ярдәме чараларын, биз­несның эшлекле активлыгын, шулай ук Русия сәнәгатен үстерү фонды белән хезмәттәшлекне билгеләүче 40 күрсәткечне исәпкә ала.
– Әлеге рейтингның төп максаты – бөтен ил буенча тарату өчен төбәкләрдәге иң яхшы тәҗ­рибәләрне ачыклау, – диде Алексей Беспрозванных. – Моннан тыш, бу төбәкләрдә сәнәгать тар­макларының эш динамикасын, шулай ук, власть органнары, үсеш институтлары һәм җитештерүнең реаль тармагы арасындагы мөнә­сәбәтләрне күзаллау мөмкинлеге дә бирә.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында рейтингны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм төбәктәге сәнәгать сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: