Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендә үткән Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары турындагы эшлекле киңәшмә кысаларында «эшкуарлык кешбэгы»н оештыру мөмкинлеген карадылар.
— Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү — Башкортстан Хөкүмәтенең эш тәртибендәге гаять актуаль мәсьәлә. Бүгенге көндә эчке бизнесны үстерүгә акча мобилизацияләү — эшкуар социаль йөкләмәләрне үтәгәндә алар тарафыннан түләнә торган салымнарны кире кайтару мөһим булып тора. Бу, бер яктан - эшкуарларның күләгәдән чыгуына, икенче яктан мәшгульлекне саклауга этәргеч бирә, - диде Рөстәм Моратов.
Механизмның асылы — гамәлдәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына алдагы финанс елында алар түли торган салымнар күләмендә субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтүне яңадан кору.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52070
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52070