+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июль 2021, 17:30

Андрей Назаров һәм Анатолий Сердюков компрессор станциясендә булдылар

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков Благовещен районында урнашкан "Газпром трансгаз Уфа" предприятиесенең "Поляна" компрессор станциясе эше белән таныштылар.

Анатолий Сердюков билгеләп үткәнчә, "Ростех" стратегиясе гражданнар җитештерүе үсешен корпорация кеременең гомум күләмен 50 процентка кадәр арттыруны күздә тота. Өстенлекле юнәлешләр арасында - ТЭК компанияләре, шул исәптән "Газпром" белән хезмәттәшлек.

ОДК-УМПО һәм "Газпром"ның бүлендек холдингы контрактлары берничә дистә төрле обьект төзүне күздә тота, шул исәптән "Төньяк агым-2" һәм "Себер көче" газүткәргечләре объектларында. 2022 ел ахырына кадәр Бованенковск, Ковыктин, Чаянда һәм башка яткылыкларга тагын 32 агрегат китәргә тиеш.

- Бу - җитди эш, без хезмәттәшлегебезнең юл карталары нигезендә эшлибез. Бүген әлеге предприятиегә безнең үзара хезмәттәшлегебез кысаларында барабыз, - дип ассызыклады Анатолий Сердюков.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: