-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июль 2021, 12:15

"Ростех" Башкортстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен төбәкләргә таратачак

9 июльдә Күмертауда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех' дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков "Русия вертолетлары" холдингына керә торган авиация җитештерү предприятиесендә булдылар.

Радий Хәбиров һәм Анатолий Сердюков җитештерү цехларын карадылар, завод эшчеләре аларга әзер продукция үрнәкләрен һәм перспективалы эшләнмәләрне күрсәтте. Алар арасында - модернизацияләнгән "Ка-32А11М" вертолёты, аны "МАКС-2021" Халыкара авиация-космик салоны мәйданчыгында тәкъдим итәргә планлаштыралар.

"КумАПП" җитәкчелеге белән аралашу барышында Радий Хәбиров һәм Анатолий Сердюков заказлар портфелен алга таба үстерү һәм җитештерүне диверсификацияләү перспективалары, заводны ташламалы финанслау механизмнары турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы "Ростех"ның Күмертау авиазаводының финанс-икътисади торышын яхшыртуга һәм аның киләчәк үсешендә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Анатолий Сердюков сүзләренә караганда, республика белән уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләрендә дә таратыла.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: