+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июль 2021, 12:25

"Ростех" белән хезмәттәшлек ныгый

9 июльдә Башкортстан белән идарә итү үзәгендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең алтынчы утырышын уздырдылар.

"Ростех" белән хезмәттәшлек ныгый
"Ростех" белән хезмәттәшлек ныгый

9 июльдә Башкортстан белән идарә итү үзәгендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең алтынчы утырышын уздырдылар.

Утырыш алдыннан Радий Хәбиров һәм Анатолий Сердюков Республика белән идарә итү үзәгенең техник мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм бу атнада Екатеринбургта узган «Иннопром-2021» Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә кысаларында Русия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы тәкъдим ителде. 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан анда беренче урынны яулады.

Ведомствоара комиссия утырышын ачып, Радий Хәбиров "Ростех" белән багланышларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм корпорация җитәкчелегенә республика сәнәгатенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Анатолий Сердюков Башкортстан белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде.

- Ведомствоара комиссия кысаларында үзара хезмәттәшлек моделенең шундый уңышлы булуына бик шатмын, - диде ул. - Илнең башка төбәкләре дә безнең корпорация белән уртак эшнең мондый формасына күчә башлый.

Шулай ук ведомствоара комиссия утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Ростех" дәүләт корпорациясе вәкилләренә Русия һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: