+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 19:19

Бәһрәйн белән хезмәттәшлек ныгый

Үзара икътисади партнерлыкны үстерү өчен Башкортстан Республикасына Бәһрәйн Корольлегенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәд Әбделрахман Әл-Саати килде.

Бәһрәйн белән хезмәттәшлек ныгый
Бәһрәйн белән хезмәттәшлек ныгый

Үзара икътисади партнерлыкны үстерү өчен Башкортстан Республикасына Бәһрәйн Корольлегенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәд Әбделрахман Әл-Саати килде.

- Башкортстан Республикасы һәм Бәһрәйн Корольлеге арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме әлегә югары күрсәткечләргә ирешмәде. Без 2020 елда сәүдә хезмәттәшлеген мебель белән тәэмин итүдән башладык. Әмма сәүдәне үстерү өчен потенциал, һичшиксез, бар: бу-азык-төлек белән тәэмин итү дә, югары технологияле продукция дә. Һәм без экспорт өчен перспектив вариантларны өйрәнәбез, - дип билгеләп үтте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Туризмны үстерү мәсьәләләре (шул исәптән Уфадан Бәһрәйн башкаласына очулар оештыру), шулай ук үзара бизнес-миссияләр турында тәкъдимнәр буенча фикер алышу Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән очрашу барышында булды. Диалогны «Русия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисади саммиты кысаларында агымдагы елның 28 июленнән 30 июленә кадәр дәвам итү планлаштырыла.

Илче нефть-газ тармагы линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде. Сөйләшүләр уңышлы үткәрелде һәм УДНТУ белән хезмәттәшлек вариантлары табылды.

Башкортстанда бал җыю башланды. Башкортстанның Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова кунакка яңа уңыш балын тәкъдим итте. Илче кәрәзле балны да татып карады. Бал презентациясе барышында Бәһрәйнгә яңа балның пилот партиясен җибәрергә, шулай ук Башкортстаннан бал продукциясе җибәрү өчен бердәм бал брендын эшләргә керешергә карар кылынды.

Башкортстанның уникаль табигате, республиканың бальнеология һәм курорт зоналарының мөмкинлекләре шулай ук «Красноусол» шифаханәсенә бару барышында югары дәрәҗәдә бәяләнде. Кызыклы факт: Илчене чәчәк атучы көнбагыш басуы сокландырды.

Бәһрәйн Корольлеге Илчесе Башкортстанга Бөтендөнья фольклориадасы кунагы буларак килгән иде.

Республика Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева Бәһрәйн Илчесен милли киемдә сәламләде. Дәрәҗәле кунак киңкүләм чарага әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм матур, уйланылган программа турында сокландыргыч фикерләр белдерде.

Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы башлыгы Филипп Боссан белән очрашу барышында Илче Бәһрәйндә киләсе Фольклориаданы кабул итәргә теләк белдерде.

Фото:Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: