+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 20:26

"Без Уфаның юл инфраструктурасын яхшыртырга тиеш..."

12 июльдә «Транспорт сәгате» утырышында Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков республика башкаласының автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау турында сөйләде.

"Без Уфаның юл инфраструктурасын яхшыртырга тиеш..."
"Без Уфаның юл инфраструктурасын яхшыртырга тиеш..."

12 июльдә «Транспорт сәгате» утырышында Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков республика башкаласының автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, быел тәмамларга планлаштырылган иң эре инфраструктура объектлары – Комсомол урамын реконструкцияләү һәм Зәки Вәлиди урамында Салават Юлаев проспекты аша яңа юлүткәргеч төзү. Шулай ук үзәк урамнарда – Революцион, Ибраһимов бульварында һәм башка урамнарда масштаблы ремонт эшләре башкарылачак.

Моннан тыш, 2021 ел башыннан шәһәрдә 8 меңнән артык юл капламы дефекты бетерелгән. Бу эшне чокырларны санлаштыру һәм капламны оператив тергезү белән системалы рәвештә дәвам итәләр.

600 чакрым урам челтәренә хезмәт күрсәтү өчен шәһәрдә 490 берәмлек техника эшли, алар даими рәвештә урамнар, тротуарлар, газоннар, җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыра.

Башкортстан Башлыгы Уфаның 450 еллык юбилеена әзерлек вакытында төп бурычларның берсе - сыйфатлы юллар, дип ассызыклады. Беренче чиратта шәһәрнең тарихи үзәген тәртипкә китерү мөһим.

Республика җитәкчесе шулай ук «Уралвагонзавод» холдингы генеральный директоры Александр Потапов белән очрашуда биш ретро-трамвай сатып алу планнары турында фикер алышуын искә төшерде.

– Без Уфаның юл инфраструктурасын яхшыртырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Болар - сыйфатлы юллар, уңайлы һәм заманча тукталыш павильоннары, хәвефсез җәмәгать транспорты. Һәм, әлбәттә, һәркайда чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Бу - катлаулы бурыч, әмма аны һичшиксез үтәргә кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: