+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 11:04

Подъездлар көлеп торачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров подъездларны комплекслы ремонтлау программасы турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

Подъездлар көлеп торачак!
Подъездлар көлеп торачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров подъездларны комплекслы ремонтлау программасы турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Быел без подъездларны комплекслы ремонтлау эшенә башкача мөнәсәбәт булдырдык. Исегезгә төшерәм: бу программа буенча без подъездларны республика акчалары исәбенә тәртипкә китерәбез. Без контрольгә һәм сыйфатка зур игътибар бирәбез. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, кайбер подрядчылар эшне тиз башкарып чыгабыз, дип, подъездларда бәла-казалар китереп чыгарган.

Агымдагы ел сезонында күпфатирлы 112 йортта 306 подъезд ремонтланачак. Эшләрнең гомум суммасы - 222 миллион сум. Яртысын эшләдек инде, план буенча көзгә эшләр тәмамланырга тиеш.

Быел милекчеләр җыелышының карары нигезендә коляскадагы инвалидлар яши торган йортларда пандуслар урнаштырабыз. Барлык йортларда да түгел, ә комплекслы ремонт ясый торган урыннарда. Әмма киләчәктә барлык подъездларны пандуслар белән җиһазландыру зарур. Һәм мин идарәче компанияләрне һәм муниципалитетларны әлеге бурычны үтәргә чакырам. Без подъездларда уңайлылык тәэмин итәргә тиеш, ә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен – беренче чиратта.

Барыгызга да яхшы, нәтиҗәле эш атнасы телим!", - дип язган ул.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: