+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 20:25

Радий Хәбиров чираттаны "Транспорт сәгате"н үткәрде

12 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында тематик киңәшмә үткәрде, анда автомобиль трассаларын реконструкцияләү һәм ремонтлау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров чираттаны "Транспорт сәгате"н үткәрде
Радий Хәбиров чираттаны "Транспорт сәгате"н үткәрде

12 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында тематик киңәшмә үткәрде, анда автомобиль трассаларын реконструкцияләү һәм ремонтлау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру турында фикер алыштылар.

"Урал буе" автомобиль юллары федераль идарәсе башлыгы Азамат Илембәтов республика территориясеннән уза торган федераль трассаларны реконструкцияләү һәм ремонтлау планын тәкъдим итте.

Агымдагы елда бу максатларга 14,9 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Шул ук вакытта реконструкция һәм ремонт күләме, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 1,8 тапкыр арткан.

Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны карап тоту һәм ремонтлау өчен агымдагы елда 5,2 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Әлеге вакытта 95 чакрым федераль автомобиль юллары реконструкция стадиясендә. Аларның 73 километры - Благовар, Бүздәк, Иглин, Туймазы һәм Уфа районнары территориясендәге М-5 «Урал» трассасы участоклары. 22 километр озынлыктагы тагын ике участок Дүртөйле, Кушнаренко һәм Уфа районнары аша уза. Ремонттан соң агымдагы елда 125 чакрымны файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу норматив халәттәге федераль юллар өлешен 96 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә ягулык-энергетика комплексы компаниясе җитәкчелеге һәм муниципалитетлар башлыклары катнашлыгында эре транспорт проектларын гамәлгә ашыру буенча республика киңәшмәсен уздырырга кушты.

Азамат Илембәтов шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру кысаларында төзүчеләр трассаларны ясалма яктыртуны монтажлау, тамга төшерү, юл билгеләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү комплексларын урнаштыру буенча эшләр алып барылуын хәбәр итте. Электр яктырту баганаларын урнаштыру буенча эшләр 90 процентка үтәлгән. Проектны тулысынча 2021 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: