+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 19:55

"Урман янгыннарын кисәтү буенча эшне активлаштырырга кирәк..."

12 июльдә республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов урман янгыннары белән бәйле хәлләр турында сөйләде.

"Урман янгыннарын кисәтү буенча эшне активлаштырырга кирәк..."
"Урман янгыннарын кисәтү буенча эшне активлаштырырга кирәк..."

12 июльдә республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов урман янгыннары белән бәйле хәлләр турында сөйләде.

- Аномаль эсселек урман янгыннарының кискен үсүенә китерде, үткән елдагы белән чагыштырганда, алар 4,5 тапкыр артты , - дип билгеләп үтте министр. – Ел башыннан республикада 2 323 гектар мәйданда 205 янгын очрагы теркәлде.

5 июльдән 11 июльгә кадәр республикада 500 гектар мәйданда 28 янгын теркәлгән. 12 июль иртәсендә Бөрҗән, Белорет һәм Күгәрчен районнарында 20 гектар мәйданда өч янгын әле сүндерелмәгән. Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, кичкә таба бу янгыннарны сүндерергә планлаштыралар.

Якынча мәгълүматларга караганда, республиканың урман фондына янгыннар китергән зыян 3,1 миллион сум тәшкил итә. Иң мөһиме - оператив хезмәтләр утның торак пунктларга күчүенә һәм кешеләр үлеменә юл куймаган.

Министр ассызыклаганча, янгын килеп чыгуның төп сәбәбе – кеше эшчәнлеге. Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен 253 хокук бозучы административ җаваплылыкка тарттырылган.

Башкортстан Башлыгы урман янгыннарын кисәтү буенча эшне активлаштырырга кушты.

- Барлык урманчылык тармагы хезмәткәрләренә, янгыннарны сүндерүдә һәм табигый стихияне тоткарлауда катнашучыларга рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров. - Күрше төбәкләрдә хәл шактый катлаулы. Якын арада без үзебезнең урман хуҗалыкларының берсендә оператив киңәшмә уздырачакбыз, эшләрнең барышы турында сөйләшәчәкбез. Республика халкына урманнарда ниләр булганын, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген, урман янгыннарында гаеплеләрне киңкүләм мәгълүмат чараларында күрсәтергә кирәк. Без үз ягыбыздан бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Без Күмертауда җитештерелүче "Ка-32" янгын сүндерү вертолеты сатып алачакбыз. Әлеге килешүгә без Мәскәүдә булачак "МАКС-2021" халыкара авиация-космос салонында кул куячакбыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: