+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2021, 14:54

Юлларыбыз ни хәлдә?

12 июльдә Башкортстан Хөкүмәтендә республикада туризмны үстерү мәсьәләләре һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ишегалды территорияләрендә чокырларны тигезләү барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Юлларыбыз ни хәлдә?
Юлларыбыз ни хәлдә?

12 июльдә Башкортстан Хөкүмәтендә республикада туризмны үстерү мәсьәләләре һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ишегалды территорияләрендә чокырларны тигезләү барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

- Туризм инфраструктурасы туристлар агымын сыйфатлы маршрутлаштыруны оештырганда аеруча нәтиҗәле. Төп элементларның берсе - автомобиль юлларында туристик навигация билгеләре. Бүгенге көндә меңнән артык билге куелган. Бу юнәлештә эшнең тулы күләмдә башкарылмавы көн кебек ачык, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, республикабызга килгән туристларны навигацияләүне тәэмин итү өчен узган елдан башлап республика юлларында, шул исәптән республика территориясе буенча узучы федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында, туристик навигация билгеләрен урнаштыру буенча эш алып барыла.

Башкортстанда шундый 1058 билге урнаштырылган (1338 юнәлеш буенча). Хәзерге вакытта урындагы әһәмияттәге юлларда туристик навигациянең өстәмә билгеләрен урнаштыруга әзерлек бара.

Аннан соң төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда тамгалар төшерү мәсьәләсенә күчтеләр. Бүгенге көндә юл тамгасы 5 мең километрга төшерелгән, бу юл тамгасы төшерү өчен яраклы асфальт-бетон өслекле муниципальара юлларның гомум озынлыгының 100 процентын тәшкил итә. Термопласт белән юл тамгасы 1300 чакрымга төшерелгән, бу да хәзерге вакытта таләп ителгән эш күләменең 100 процентын тәшкил итә, калган урында термопластик тамга сакланган һәм шуңа бәйле рәвештә бу участокларда ул юл тамгасы тузган һәм сезон дәвамында ГОСТ таләпләренә туры килмәгән очракта яңадан тәртипкә китереләчәк.

Төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда чокырларны ямау һәм юл полотносы дефектларын санлаштыру мәсьәләсе буенча Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 июленә 19 416 километр асфальт-бетон өслекле автомобиль юлының 19 276 чакрымы (99 процент) тикшерелгән. Ул юлларда 115 974 юл дефекты ачыкланган, шуларның 110 802се бетерелгән, бу 96 процент тәшкил итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: