+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 июль 2021, 18:25

Бизнес-шерифлар яңа башлангычлар белән чыкты

Инвесторлар белән бәйләнеш тагын да ныгыячак.

Бизнес-шерифлар яңа башлангычлар белән чыкты
Бизнес-шерифлар яңа башлангычлар белән чыкты

Башкортстан үсеш корпорациясендә бизнес-шерифлар белән очрашулар дәвам итә. Инвесторларга мохтаҗ перспективалы тармаклар турында мәгълүматны Әбҗәлил, Бөрҗән һәм Хәйбулла районнары вәкилләре хәбәр итте.

- Бөрҗән районының гадәттән тыш матурлыгын исәпкә алып, елгалар буйлап кышын да сәяхәт итүне оештыру турында җитди уйланырга кирәк, - диде Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

- Бу бик гадәти булмаган, әмма безнең төбәк өчен гамәлгә ашырыла торган башлангыч, ул туристлар агымын кышкы сезонда да җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Монда зур чыгымнар кирәк булмаячак. Кар мотоциклы тарта торган аэрочана туңган елга буйлап Шүлгәнташ мәгарәсенә кадәр бара. Юлда туристлар әйләнә-тирә табигатькә сокланачак, ә стоянкаларда аларны җылытылган глэмпинглар көтәчәк. Шул рәвешле, туристлар агымы арту белән бергә, без эш урыннары да булдырачакбыз һәм урындагы эшкуарларны туклану һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлеккә җәлеп итәчәкбез. Бу безгә төбәкне барысы өчен дә уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Корпорация белгечләре инвесторлар эзләү эшен башлау өчен бизнес-кейс эшли.

Хәйбулла районы вәкиле Наил Байгускаров сүзләренә караганда, районда төрле тармак юнәлешендәге объектларны урнаштыру өчен берничә инвестицион мәйданчык бар. Үсеш корпорациясе, үз чиратында, инвесторлар эзләүдә һәм аларны гамәлгә ашыру барышында проектларны озата баруда ярдәм тәкъдим итте.

- Без инвесторларны җәлеп итү нокталарын билгеләү өчен барлык мәйданчыклар һәм проектлар буенча мәгълүмат көтәбез. Корпорация менеджерлары аеруча проблемалы тармакларны анализлау һәм потенциаль инвесторларны җәлеп итү буенча системалы эш алып барачак, - дип йомгаклады сүзен Башкортстан Республикасы үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: