+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 июль 2021, 15:40

Дәүләт акчасы ничек сарыф ителә?

Дәүләт тарафыннан бүленгән акчалар ничек сарыф ителә? Шушы хакта уй-фикерләре белән республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә бүлеште.

Дәүләт акчасы ничек сарыф ителә?
Дәүләт акчасы ничек сарыф ителә?

Дәүләт тарафыннан бүленгән акчалар ничек сарыф ителә? Шушы хакта уй-фикерләре белән республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә бүлеште.

"Дәүләт акчалары сарыф ителгәндә Хөкүмәтнең иң мөһим бурычы - аларны тотынуның нәтиҗәлелеген тикшереп тору. Мин дәүләт аппаратының эшчәнлеген шундый итеп көйлим, файдасы һәр тиеннән алынырга тиеш.

Узган елда безгә рекордлы кыска вакыт эчендә ике йогышлы госпиталь төзергә кирәк булгач, төзелешләрдә сыйфатны контрольдә тоту уңышның төп факторы булды. Һәр атна саен мәйданчыкка чыгып, мин чираттагы тапкыр республика предприятиеләре китерә торган төзелеш материалларын контрольдә тотуның башка төбәкләрдән китерелгән очракларга караганда күпкә җиңелрәк булуына инандым. Монда һәрвакыт сыйфат өчен дә, сроклар өчен дә сорау мөмкинлеге бар. Көн саен объектларда тәэмин итүчеләр белән сөйләшергә һәм барлык дәгъваларны шәхсән белдерергә мөмкин.

Кыскасы, без хәзер мондый практиканы киңәйтәбез. Аерым алганда, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары төзегәндә. Узган елда без якынча шундый 100 объект эшләтеп җибәрдек, быел да төзибез, һәм киләсе елда да төзиячәкбез. Бу - шундый модульле биналар, без аларны әзерләүгә заказны нәкъ менә урындагы компанияләргә бирергә омтылабыз.

Былтыр шундый эш нәтиҗәсендә ФАПлар төзегәндә кулланылган эш һәм материалларның 70 проценты Башкортстанныкы. Быел бу процент тагын да артыр дип ышанам", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.

Фото: "Фейсбук".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: