-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 июль 2021, 18:30

Ихтыяҗ арта, заказчылар саны күбәя

Эшкуарлыкка ярдәм кимеми.

Ихтыяҗ арта, заказчылар саны күбәя
Ихтыяҗ арта, заказчылар саны күбәя

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты агымдагы елның беренче яртысында “Кече күләмдәге сатулар агрегаторы” (АТМО) мәгълүмат системасының эшенә йомгак ясады. Шулай итеп, тәэмин итүчеләр саны 3 тапкырга артты, заказчылар - 1,5 тапкырдан артык.

- Эшкуарлык секторына ярдәм итү - республика җитәкчелеге тарафыннан куелган мөһим бурыч. Әлеге бурычны хәл итү инструментларының берсе - АТМО куллану. Мәгълүмат системасы, башка санлы технологияләр кебек үк, заказчыларның эшен гадиләштерә һәм төбәктә контракт системасының нәтиҗәлелеген һәм ачыклыгын арттыра, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Быел беренче яртыеллыкта сатып алу сессияләре нәтиҗәләре буенча түбәндәге күрсәткечләр билгеле:

- 3,5 меңнән артык заказчы һәм 5,2 меңнән артык тәэмин итүче теркәлгән;

- АТМО ярдәме белән 14 меңнән артык контракт төзелгән;

- контрактлар буенча сумма 1,5 миллиард сумнан артып китте;

- экономия 5 процент (86 миллион сумнан артык) тәшкил итте;

- бер процедурада катнашучыларның уртача саны 1,1 берәмлек.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: