+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 июль 2021, 17:28

"Республикага инвестицияләр җәлеп итүне арттырачакбыз"

Радий Хәбиров бу юнәлештә эшләрнең ничек баруына иътибар итте.

"Республикага инвестицияләр җәлеп итүне арттырачакбыз"
"Республикага инвестицияләр җәлеп итүне арттырачакбыз"

 "Республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өстендә эшлибез. Беренче яртыеллыкта Башкортстанда ТОСЭРның 16 резиденты теркәлде, аларның инвестицияләренең гомум күләме 8,7 миллиард сум тәшкил итә. Тагын потенциаль 8 резидентны карау өчен документлар әзерлиләр", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

"Без үзебез өчен план куйдык - 2021 ел ахырына кадәр безнең ТОСЭСларга инвесторлар санын 80кә кадәр җиткерү, бездә алар инде 84. Гомумән алганда, бу - 50 миллиард сумнан артык инвестицияләр һәм 7100 эш урыны. Безнең эшне Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников та билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәм: республикада социаль-икътисади үсеше алдан баручы биш территория: Бәләбәйдә, Күмертауда, Благовещенда, Нефтекамада һәм Белоретта эшли. Бу юнәлешне алга таба да үстерәчәкбез. Көчле һәм намуслы инвесторлар өчен бездә икътисади преференцияләр бик отышлы".

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: