+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 июль 2021, 14:22

Карбон полигоны нәрсә ул?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Евразия климат консорциумын булдыру турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

Карбон полигоны нәрсә ул?
Карбон полигоны нәрсә ул?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Евразия климат консорциумын булдыру турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Сколково фән һәм технологияләр институты, Евразия фәнни-белем бирү үзәге, Уфа федераль тикшеренү үзәге, безнең әйдәп баручы УДНТУ һәм БДАУ университетлары, шулай ук төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре "Газпром нефтехим Салават" һәм "Башкортстан сода компаниясе" белән берлектә без Евразия климат консорциумын булдыру турында килешүгә кул куйдык. Ул Башкортстанда карбон полигонын оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Курыкмагыз, каты коммуналь калдыклар полигоннары белән аның бернинди уртаклыгы да юк. Карбон полигоны нәрсә соң ул? Асылда, бу - уникаль экосистемалы территория. Мәсәлән, урман кишәрлеге яисә торфлы сазлыкта фәнни оешмалар космик, пилотсыз һәм җир өсте системалары ярдәмендә углерод балансын исәпләү ысулларын эшли. Шулай итеп, без ландшафтларның төрле типларының газларны йоту сәләте турында төгәл мәгълүматлар алабыз, ягъни углеродны актив йота торган һәм туфракта туплана торган үсемлекләрне ачыклыйбыз. Моннан тыш, безнең полигонның эш итү программасында эре сәнәгать предприятиеләренә атмосферага агулы газлар чыгаруны киметергә ярдәм итәчәк технологияләр булдыру каралган.

Русия Фән һәм югары белем министрлыгы җиде пилот төбәкне билгеләде дә инде, анда карбон полигоннарын төзергә керешәчәкләр. Без дә проектта катнашырга һәм "пилотлар" исәбенә керергә планлаштырабыз. Безнең куәтле фәнни потенциалыбыз һәм көчле сәнәгать предприятиеләребез булуы - безнең өчен бик мөһим булган әлеге программада катнашуыбыз өчен көчле аргумент", - дип язган республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: