+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 июль 2021, 18:21

Үсеш корпорациясе ничек эшли?

Башкортстанның үсеш корпорациясе ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шулай итеп, корпорация озатып бара торган проектлар саны өч тапкыр арткан. Инвестицияләрнең гомум күләме 46 миллиард сумнан артып киткән.

Үсеш коррорациясе ничек эшли?
Үсеш коррорациясе ничек эшли?

Башкортстанның үсеш корпорациясе ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шулай итеп, корпорация озатып бара торган проектлар саны өч тапкыр арткан. Инвестицияләрнең гомум күләме 46 миллиард сумнан артып киткән.

- Безнең команда барлык этапларда да проектларны комплекслы алып бару белән шөгыльләнә: идеядән алып, тормышка ашыруга кадәр. Без «Бер тәрәзә" режимында эшлибез, инвесторларга консультация биреп, аларга проектларны тормышка ашыруның тагын да отышлырак вариантларын тәкъдим итәбез.

Хәзер проект менеджерлары белән бергә 82 проект гамәлгә ашырыла, алар республикада 5 меңнән артык эш урыны булдыруны күз уңында тота. Системалы эш нәтиҗәсендә 9 инвестицион проект өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде, ә 2се масштаблы дип танылды, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Ярты ел эчендә Үсеш корпорациясендә потенциаль инвестицион мәйданчыклар реестрын формалаштыру буенча эшчәнлекнең яңа юнәлеше тормышка ашырылды.

Анда мәгълүмат мәйданчык паспорты рәвешендә, кирәкле мәгълүматлар белән унификацияләнгән формада бирелә. 2021 елның гыйнвар-июнь айларында 1040 потенциаль инвестицион мәйданчык анализланган, 785 паспорт төзелгән. Бу юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен 360 форматтагы мәйданчыклар өчен яңа инструмент кертелде. Перспектив инвестицион мәйданчыкларга яңа инвесторларны җәлеп итү максатыннан 3 бизнес-кейс эшләнгән.

Шулай ук беренче яртыеллыкта финанс модельләре һәм бизнес-планнар әзерләнгән, игълан ителгән инвестицияләр күләме 28 миллиард сумнан артып китә һәм 1 611 эш урыны булдырыла. Бер ел элек, 2020 елның июлендә, 10 проект буенча финанс модельләре һәм бизнес-планнар эшләнгән. 12 ай эчендә бу күрсәткеч 30 процентка арткан.

Инвестицион потенциалны бәяләү, республика районнарында перспективалы инвестицион мәйданчыклар турында актуаль мәгълүмат алу өчен бизнес-шерифлар белән онлайн-очрашулар оештырылган.

- Июнь аенда бизнес-шерифлар белән 13 киңәшмә үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре буенча перспективалы юнәлешләр ачыкланды, инвесторларны җәлеп итү өчен бизнес-кейслар булдырылды. Ел ахырына кадәр без республиканың барлык районнарының бизнес-шерифлары белән очрашулар үткәрергә планлаштырабыз, - диде Наил Габбасов.

Фото:Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: