- Без даими рәвештә яңа резидентлар эзлибез, моның өчен Корпорация хезмәткәрләре тарафыннан очрашулар үткәрелә, инвесторларны «Алга» мәйданчыгы белән таныштыру оештырыла, - дип хәбәр итте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Гомумән алганда, 2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, «Алга» резиденты статусында 9 инвестор бар иде, аларның инвестицияләр күләме 18,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу проектлар ярдәмендә 1 607 яңа эш урыны булдырылачак.
1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, идарәче компания тарафыннан инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы өлешендә эксперт бәяләмәсе алган төп техник чишелешләр эшләнгән. Шулай ук «Алга» территорияләрен планлаштыру һәм ызанлау проектлары һәм дәүләт тарафыннан уңай бәяләмә алган инженерлык эзләнүләре проектлары башкарылган.
Фото: "Башинформ"