-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 июль 2021, 17:50

Башкортстанда дезинфекция чаралары күпләп җитештерелә!

«ДЭЛЕКС» предприятиесе Башкортстан Республикасының Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәмендә дезинфекция чараларын бүлеп тутыру линиясен эшләгән, бу тәүлегенә 10 тоннага кадәр продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанда дезинфекция чаралары күпләп җитештерелә!
Башкортстанда дезинфекция чаралары күпләп җитештерелә!

«Сәнәгать сәгате» форматындагы утырышларның берсендә карау нәтиҗәләре буенча предприятие «Эпидемия авыруларына каршы тору» программасы буенча Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча 5,5 миллион сум заем акча алган. Бу акчалар җитештерүне модернизацияләүгә юнәлтелгән.

Җитештерүне модернизацияләү кысаларында автоматлаштырылган җитештерү җиһазлары сатып алынган, бу җитештерү күләмен аена 300 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта элекке җиһазларда ул аена 90 тоннадан да артмас иде.

Проект бюджеты 13 миллион сумнан артык тәшкил иткән яңа производство линиясендә 2 тонна дезинфекцияләүче «Авирбак» чараларының беренче партиясе җитештерелгән.

– Сәнәгать предприятиеләренә тармак ярдәмендә иң кирәкле чараларның берсе - Башкортстан Республикасының Сәнәгатьне үстерү фонды проектларын финанслау. Фонд үзен сәнәгатькә ярдәм итү буенча әйдәп баручы төбәк институты итеп танытты, һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга үзеннән тоемлы өлеш кертүен дәвам итә, – дип шәрехләде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев. - Былтыр 33 сәнәгать предприятиесе якынча 2 миллиард сумлык ярдәм алды, шуларның 1,3 миллиард сумы федераль программалар буенча җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, республика икътисады 9 миллиард сумнан артык инвестицияләр алды һәм 1 меңгә якын эш урыны булдырылды.

Узган елда икътисадка Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча 450 миллион сумнан артык кредит бүленеп, ул беренче чиратта дезинфекция һәм саклау чаралары җитештерүне үзләштергән предприятиеләргә бүленгән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: