+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июль 2021, 09:23

Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайда урнашкан?

Башкортстанда ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы күпфункцияле үзәк» республика конкурсы игълан ителә.

Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайда урнашкан?Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайда урнашкан?
Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайда урнашкан?

1 августта ел саен үткәрелә торган «Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге» республика конкурсында катнашу өчен түбәндәге номинацияләр буенча гаризалар кабул итү башлана:

1) "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге " категорияләре буенча:
- "Эре шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге" (халык саны 100 меңнән артык булган шәһәр территориясендә урнашкан үзәкләр өчен);
- "Урта шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге" (халык саны 25-100 мең кеше булган шәһәр территориясендә урнашкан үзәкләр өчен);
- "Кече шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге".

2) "Күпфункцияле үзәкнең иң яхшы универсаль белгече".

Конкурста катнашу өчен гаризалар бирү вакыты - 1 августтан 31 августка кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 246-55-33.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас