+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 июль 2021, 11:45

investrb.ru порталы камилләшә

Башкортстанның инвестиция порталы тагын да камилләшә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

investrb.ru порталы камилләшә
investrb.ru порталы камилләшә

Башкортстанның инвестиция порталы тагын да камилләшә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

“Без республика инвестиция порталын тагын да камилләштердек. Бу - "бердәм тәрәзә", аның аша онлайн-режимда эшкуар үзен кызыксындырган теләсә кайсы мәсьәлә буенча белгечләр белән киңәшләшергә, бизнес ачуга гариза бирергә, салымнар түләргә һәм башка хезмәтләр алырга мөмкин.

Хәзер investrb.ru порталына без экспортерлар өчен тагын бер бүлек өстәдек. Ул эш башлаучылар өчен дә, үз продукциясен чит илгә чыгара башларга теләүче тәҗрибәле эшкуарлар өчен дә файдалы булачак. Сайтта без күрсәткән экспортерларга ярдәм итү чаралары турында да, бу ярдәмне алу өчен нәрсә һәм ничек рәсмиләштерергә кирәклеге турында да белергә мөмкин. Шунда ук без чит дәүләтләрдә Башкортстан вәкиллекләре элемтәләре белән мәгълүмат урнаштырдык. Алар безнең предприятиеләрнең тышкы базарларга чыгуына төрлечә ярдәм итү бурычын төгәл формалаштыра. Бу - әйтергә кирәк, аларның төп бурычы.

Әле порталда бер елга чаралар календаре, төбәкнең экспорт статистикасы, экспорт һәм импорт продукциясе топы, тышкы сәүдә әйләнеше буенча аналитик мәгълүматлар һәм эшкуарларга файдалы булган башка күп кенә мәгълүмат бар. Карагыз һәм, әгәр анда нәрсәдер җитми дип санасагыз, һичшиксез языгыз.

Без Башкортстанны илнең бизнес өчен иң уңайлы төбәге итү өстендә эшлибез. Бу өлкәдә дәүләт хезмәтләрен санлаштыру - бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә тиешле эшебезнең мөһим юнәлешләренең берсе”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: