-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июль 2021, 21:00

Казахстан Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Казахстан делегациясе Башкортстан үсеш корпорациясендә булды. Ике көн дәвамында "Алга” махсус икьтисади зонасында һәм “Уфа” индустриаль паркы территориясендә очрашулар уздырылды, аларның идарәче компаниясе - Үсеш корпорациясе.

Казахстан Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә
Казахстан Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

«Актобе социаль-эшкуарлык корпорациясе» идарәсе рәисе Тлеуҗан Тлешев сүзләренә караганда, төбәккә килүнең сәбәбе - инвесторлар җәлеп итүдә Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнү.

Үсеш корпорациясе җитәкчелеге коллегалары өчен презентация үткәрде, анда аларга гамәлгә ашырылу стадиясенә кадәр өстенлекле инвестпроектларны озата баручы проект менеджерлары институты турында сөйләделәр.

- Узган елда кертелгән проект менеджерлары институты уңай бәяләмәләр алды. Идея буенча һәр проектка аны гамәлгә ашыруга кадәр алып бара торган шәхси менеджер беркетелә. Менеджер инвестор дәгъва итә ала торган дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итә, моннан тыш, мәйданчыкны сайлауда ярдәм күрсәтә. Үсеш корпорациясе инвесторларны җәлеп итү буенча системалы эш алып бара, аларга проектларны гамәлгә ашыруда, шулай ук бизнес-планнар эшләүдә ярдәм күрсәтә. Үз тәҗрибәбез белән Казахстаннан килгән коллегаларыбыз белән дә уртаклаштык, - дип аңлатты Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: kr-rb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: