+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июль 2021, 10:38

"Рейтингтагы урынны саклап калу катлаулы булачак..."

15 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин инвестиция һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисының чираттагы утырышын үткәрде. Анда, аерым алганда, инвестклимат торышының дәүләт рейтингы күрсәткечләренә ирешү турында фикер алыштылар.

"Рейтингтагы урынны саклап калу катлаулы булачак..."
"Рейтингтагы урынны саклап калу катлаулы булачак..."

Утырышта республика башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Фикер алышуга, шулай ук, Башкортстанның бизнес-шерифлары кушылды.

Исегезгә төшерәбез, инвестицион климат торышының дәүләт рейтингы төбәк хакимиятләренең бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый, ә аның нәтиҗәләре инвестицияләр өчен көрәштә көндәшлекне стимуллаштыра. Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан беренче тапкыр бишенче урынны алып, топ-5кә керде. Аннан алдагы елда республика - 9нчы, ә 2018 ел нәтиҗәләре буенча 16нчы урында иде.

"Электр энергиясенә тоташтыру процедураларының нәтиҗәлелеге" рейтингы критерийларының берсе турында сөйләгәндә Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, электр челтәрләренә тоташтыру вакыты – электр энергиясе белән тәэмин итүгә заявка бирүдән алып, электр энергиясе белән тәэмин итүгә килешү төзүгә кадәр 36 көн тәшкил иткән.

Идарә рәисе, «БЭСК» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Гурин билгеләп үткәнчә, компания әлеге күрсәткечне яхшырту өчен хезмәт күрсәтү регламентларын оптимальләштерә.

Төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин респондентлар белән эш сыйфатын күтәрү кирәклегенә игътибар итте.

Рейтинг күрсәткечләренең тагын бер төркеме - инвестицияләр җәлеп итү буенча төбәк оешмасы эшен бәяләү. Бу турыда «Башкортстанның үсеш корпорациясе» җәмгыяте генеральный директоры Наил Габбасов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, агымдагы елның 1 июленә озатып барылучы инвестпроектлар саны 82гә җиткән, бер ел эчендә өч тапкыр арткан. Инвестицияләрнең гомум күләме 46 миллиард сумнан артып киткән.

- Рейтингтагы урынны саклап калу катлаулы булачак. Безгә, синергетик эффект алу өчен, һәр позиция буенча күрсәткечләрне яхшыртуыбыз бик мөһим, - дип ассызыклады Александр Сидякин.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: