-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июль 2021, 10:25

Владимир Путин Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе җитәкчесе белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генеральный директоры Юрий Слюсарь белән очрашты.

Владимир Путин Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе җитәкчесе белән очрашты
Владимир Путин Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе җитәкчесе белән очрашты

Сүз "МАКС" авиасалонына һәм әһәмиятле проектларга әзерлек турында барды. Владимир Путин яңа "Ил-114-300" самолеты өстендә эшнең тизлеген билгеләп үтте.

"Без, пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, бизнес дәрәҗәсендә дә, килүчеләр дәрәҗәсе буенча да 2019 елдагы кебек булыр дип өметләнәбез", - дип сөйләде "МАКС" авиасалоны турында Юрий Слюсарь. - Бөтен традицион илләр-партнерлар чакыруны кабул иткән. Казахстан быел партнер ил булачак".

Юрий Слюсарь "берничә сюрприз, берничә яңалык" анонслады һәм Президентны салонны карарга чакырды. "Традицион рәвештә мин анда булам, әлбәттә, киләм", - диде Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: