-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 июль 2021, 12:14

Николо-Березовка күркәмләнә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә Краснокама районында тирә-якны төзекләндерү эшләре барышы турында пост бастырган.

Николо-Березовка күркәмләнә!
Николо-Березовка күркәмләнә!

"Краснокама районында Николо-Березовка авылының тарихи өлешен төзекләндерәбез. Бу - республиканың Кама ярында урнашкан бердәнбер авылы. Авыл җирлеге борынгы, бай тарихлы. Безнең бурыч - бу тарихи урынның матурлыгын һәм уникальлеген саклап калу.

Авыл Русия Төзелеш министрлыгының кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңде.

«Өйгә кайту» проекты кысаларында Николо-Березовканың тарихи тирәлеген тергезәбез һәм аны кирәк булган җирдә бик сак итеп заманчалаштырабыз. Авылның туристик потенциалы бик зур, һәм без кунаклар ташкынына әзерләнәбез.

Июльгә буа һәм балалар мәйданчыкларына чыгу юлы белән Никольск чиркәве янындагы скверны төзекләндерделәр, дугалы күпер, җәяү йөрү зоналары һәм понтонлы пирс әзер. Хәзер юл эшләре һәм амфитеатр төзелеше бара. Ел ахырына барлык эшләрне дә төгәлләячәкбез.", - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: