+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июль 2021, 13:05

Авыл эшкуарларына дәүләт ярдәмен ничек алырга?

Бу мәсьәлә буенча Зианчура районында эшкуарларның очрашу-форумы узды.

Авыл эшкуарларына дәүләт ярдәмен ничек алырга?
Авыл эшкуарларына дәүләт ярдәмен ничек алырга?
Республиканың Зианчура һәм Зилаер районнары эшкуарларына федераль программалар һәм бизнеска ярдәм итү буенча законнар турында сөйләделәр һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлаттылар.

Очрашу-форум 16 июльдә Зианчура районының Исәнгол авылында узды. Анда республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Башкортстанның Урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү агентлыгының башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин, район җитәкчелеге, авыл биләмәләре башлыклары һәм 20дән артык эшкуар катнашты.

Эльмира Туканова төбәктә туризм үсешенең төп моментлары, законнардагы үзгәрешләр һәм бу юнәлештә эшләүче эшкуарлар өчен финанс ярдәменең мөмкин булган чаралары турында сөйләде. Шулай ук ул берничә туробъектны карады.

“Без урындагы бизнесны федераль дәрәҗәдә эшләнелә торган ярдәм программаларына җәлеп итәргә телибез. Башкортстанда кунакчыллык индустриясен үстерергә теләүче эшкуарлар дәүләт комитетына консультатив ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итә ала", — дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Очрашу кысаларында шулай ук “Минем бизнес" мобиль офисы да эшләде. Эшкуарларга бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән һәм карала торган законнар һәм норматив актлар детальләрен аңлаттылар, килеп туган сорауларга җавап бирделәр.

"Эльмира Туканованың катнашуы район эшкуарлары өчен файдалы булды: аларның күбесе туризм белән шөгыльләнә башлады, һәм аларда күп сораулар тупланды. Пандемия белән бәйле катлаулы вакытта эшкуарлар үз эшчәнлекләрен туктатмасын өчен аларга ярдәм итәргә кирәк”, — диде депутат Зариф Байгускаров.

Ул билгеләп үткәнчә, район һәм шәһәр эшкуарлары белән мондый форматта очрашулар дәвам итәчәк.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: