-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июль 2021, 20:04

"Ашыгыч экспорт ярдәме" ярдәмгә килә!

Бүген «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Ашыгыч экспорт ярдәме» Уфа районының экспорт юнәлешле ике предприятиесенә чыкты.

"Ашыгыч экспорт ярдәме" ярдәмгә килә!
"Ашыгыч экспорт ярдәме" ярдәмгә килә!

Сәфәрләрдә Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лена Изотова, Башкортстан Экспортка ярдәм үзәге директоры Илдус Халитов һәм Уфа районы хакимияте вәкиле Рөстәм Саматов катнаштылар.

- Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында кече һәм урта предприятиеләр арасында экспорт эшчәнлеген популярлаштыру - мөһим һәм кирәкле бурыч. Без республика Хөкүмәте тарафыннан төбәкнең экспорт юнәлешле предприятиеләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары буенча системалы консультацияләр үткәрәбез, - дип шәрехләде Лена Изотова.

Сәфәр барышында эксперт төркеме «Артех» һәм «НовТек Новые Технологии» предприятиеләрендә булды. Биредә предприятиеләр вәкилләренә шәхси консультация үткәрелде, экспортка чыгу буенча компанияләр белән алга таба аерым эш алып бару өчен производство каралды һәм чек-листлар тутырылды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: