-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июль 2021, 20:10

Әбҗәлил районында подстанция ачылды

Республиканың Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерүче "Цемикс" заводында 110 кВтлы подстанция төзүне төгәлләделәр һәм аны һәрберсе 16 МВА куәтле ике трансформатор белән сафка бастырдылар. Әлеге подстанция заводка тулы җитештерүчәнлеккә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, куәтен җиде тапкыр арттырачак.

Әбҗәлил районында подстанция ачылды
Әбҗәлил районында подстанция ачылды

- Подстанция төзү рекордлы бер елдан кимрәк вакыт эчендә башкарылды. Электр куәтен заводка кирәкле 14 МВт кадәр арттыра алдык, шуның исәбенә завод җитештерүчәнлекнең тулы куәтенә чыгарга әзер. Элегрәк заводның куллану мөмкинлеге 2 МВт дәрәҗәсендә иде, - дип шәрехләде республика сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча инвестиция проекты республиканың өстенлекле проектлары исемлегенә кертелде. Инвестор табышка һәм милеккә салымнарга ташламалар белән файдалана алачак. Инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сумнан артык, электр белән тәэмин итү өчен 500 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

Бүгенге көндә заводта 150 кеше эшкә урнаштырылган, эшчеләр персоналы - нигездә, урындагы халык. Моннан тыш, предприятие үсешен исәпкә алып, 400гә кадәр эш урыны булдыру планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: