Документ нигезендә Башкортстан "Газпромбанк Лизинг"ны финанс арендасы шартларында шәһәр транспортын һәм һава судноларын яңарту өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен башка лизинг компанияләре белән беррәттән карарга әзер.
- Лизинг механизмы - ул кыска вакыт эчендә безнең икътисад өчен кирәкле җиһазларны сатып алу мөмкинлеге. Мәсәлән, бу инструмент ярдәмендә республика аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасы паркын уңышлы яңарта, - диде Радий Хәбиров. - Бүгенге килешү "Газпромбанк Лизинг" белән республикага шәһәр һәм һава транспортын яңарту өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Димәк, безнең шәһәр урамнарында уңайлы заманча автобуслар күбрәк булачак, ә сәламәтлек саклау системасы, урман хуҗалыгы, Башкортстан коткаручылары отышлы шартларда вертолетлар паркын һәм башка һава судноларын модернизацияли алачак.
"МАКС-2021" авиасалонында, шулай ук, быел Башкортстан мәнфәгатьләренә "Ка-32А11ВС" вертолетын китерү турында килешү төзелде. Документ астына "Газпромбанк Лизинг" төркеме генеральный директоры Максим Калинкин һәм Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең идарәче директоры Николай Фролов кул куйдылар.
"КумАПП" җитештергән бу вертолет үзен урман янгыннарын бетерү өчен нәтиҗәле машина буларак күрсәтте. Бу модельнең һава суднолары Русиядә һәм чит илләрдә уңышлы файдаланыла.
- Әлегә бездә шундый бер вертолет бар. Әлеге килешүгә кул куйганнан соң предприятиедә аны җыюга керешәчәкләр, - диде республика җитәкчесе. - Ассызыклап китәм, бу вертолет Башкортстан коткаручыларына гына кирәк түгел. Күрше төбәкләрдә дә урман янгыннары күп теркәлә, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә әзер.
Фото: Башкортстан Башлыгы