+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июль 2021, 20:07

"Күмертау"да яңа резидент теркәлде

Башкортстанда «Күмертау» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең яңа резиденты — «Башкортстан» фәнни-инженерлык үзәге теркәлде.

"Күмертау"да яңа резидент теркәлде
"Күмертау"да яңа резидент теркәлде

Компания хәвефсезлек системаларында комплекслы карарлар өчен радиоэлектрон җайланмалар эшләү, проектлау һәм җитештерү өлкәсендә инвестицион проектны гамәлгә ашырырга ниятли.

- Инвестицион проектны гамәлгә ашыру республика оешмаларының заманча хәвефсезлек системаларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, видеомониторингның интеллектуаль системасын булдыруга ярдәм итәчәк, ул кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, мәктәпләрдә һәм мөһим административ объектларда халыкның иминлеген даими контрольдә тоту мөмкинлеге бирәчәк. Инвестицияләр күләме дүрт миллион сумнан артык булачак, предприятиедә 14 эш урыны булдырылачак, — дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.

Проектны тормышка ашыру вакыты - 2021-25 еллар дәвамында. Быел 400 берәмлек продукция (видеокүзәтү системалары) чыгару планлаштырыла, киләсе елда аның күләмен 900 данәгә кадәр арттыру күздә тотыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: