-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июль 2021, 15:39

"Төп бурыч - авиация-космос юнәлешендә мөмкинлекләребезне һәм потенциалыбызны күрсәтү"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендә үтүче "МАКС-2021" чарасында республика предприятиеләре катнашуы турында белдерде.

"Төп бурыч - авиация-космос юнәлешендә мөмкинлекләребезне һәм потенциалыбызны күрсәтү"
"Төп бурыч - авиация-космос юнәлешендә мөмкинлекләребезне һәм потенциалыбызны күрсәтү"
"Бүген Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә "МАКС-2021" авиасалонында эшлибез. Республикабыз тарихында беренче тапкыр без әлеге дәрәҗәле мәйданчыкта Башкортстан стендын тәкъдим иттек.

Безнең республикадан бирегә Күмертау авиация җитештерү предприятиесе, Уфа приборлар төзү җитештерү берләшмәсе, «ОДК-УМПО», «Техпромсервис», «Авиация өчен двигательләр», «Уфа механика» предприятиеләре, Русия Космонавтика федерациясенең төбәк бүлеге һәм безнең УДАТУ югары уку йорты эшли.

Бүгенге көнгә кадәр безнең кайбер предприятиеләр ел саен бу чарада катнашты, тик менә шулай, бергәләп - беренче тапкыр. Республика предприятиеләренә стендны оештырырга Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты ярдәм итте. Без күргәзмәдә катнашучыларга стендка чыгымнар бәясенең 30 процентын субсидияләдек, моның өчен федераль финанслау таптык.

Төп бурыч - авиация-космос юнәлешендә мөмкинлекләребезне һәм потенциалыбызны күрсәтү", - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: