-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июль 2021, 17:48

"Без планлы күрсәткечләргә якынлашабыз..."

«Нефтекамскстройзаказчик» предприятиесе Нефтекама шәһәренең 25нче бистәсендә 315 фатирга исәпләнгән күпфатирлы ике йорт төзүгә рөхсәт алды.

"Без планлы күрсәткечләргә якынлашабыз..."
"Без планлы күрсәткечләргә якынлашабыз..."

Яңа йортлар төзелеше дүрт җир участогында алып барылачак.

- Безнең алда 2024 елга 2,950 миллион квадрат метр торак төзү бурычы тора, ә 2030 елга - 4 миллион квадрат метр, без план буенча бу күрсәткечкә якынлашабыз, - дип хәбәр итте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. - Билгеләнгән күрсәткечләргә ирешүдә муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары хакимиятләре зур эш алып бара. Безнең республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүгә финанслар җәлеп итүдә актив катнаша, бу исә, үз чиратында, гражданнарның яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләрендә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирә.

- Мисал өчен, соңгы берничә елда гына да без Нефтекама шәһәренә ярты миллиард сумга якын акча җәлеп итә алдык, һәм бүгенге көндә без башкарылган эш нәтиҗәләрен күрәбез, ә иң мөһиме – моны халык күрә, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Проектлаганда, шулай ук, коммуникацияләрне урнаштыруның оптималь ысулы каралган, ул объектларның энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк. «Нефтекамскстройзаказчик» предприятиесе төзегән күпфатирлы йортларның көндәшле өстенлеге булып һәр фатирның газ белән аерым җылытылуы тора.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: