"Инвестицияләр килүгә һәм икътисад үсешенә комачаулаучы күп кенә проблемалар җитди структур характерга ия һәм аларны хәл итү буенча озак вакытлы киеренке эш таләп ителә. Әмма бездә башка өлкәдәге проблемалар да аз түгел - төрле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге механизмнарын һәм дәүләт аппараты белән эшкуарлар арасында нәтиҗәлерәк коммуникация оештыру ярдәмендә шактый җиңел хәл ителергә мөмкин булганнары да бар.
Мәсәлән, бизнес-шерифларны алыйк. Алар бездә һәр муниципалитетта бар. Бу - район хакимиятләре җитәкчеләренең үз районнарында эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек өчен җавап бирүче урынбасарлары. Эш, нигездә, бара, әмма, әлбәттә, без бу институтны булдырганда исәп тоткан темпларда түгел. Шуңа күрә без күптән түгел Башкортстанның Үсеш корпорациясе базасында яклар арасында даими очрашулар оештырырга булдык. Киңәшмәләрдә бизнес-шерифлар һәм компания белгечләре һәр районны җентекләп тикшерәләр һәм анда инвесторларга кызыклы булырга мөмкин һәм республикабызны үстерү өчен кирәк булган яңа бизнес-идеяләр һәм проектларны ачыклыйлар.
Нәтиҗә шунда ук барлыкка килде. Кушнаренко районында яңа туристик комплекс проекты эшләнде. Аны безнең иң эре җитештерүчеләрнең берсе - «Столыпино» белән бергә гамәлгә ашырачакбыз. Анда глэмпинглар, вейк-парк һәм конференц-заллар булачак", - дип язган ул.