-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июль 2021, 13:59

"Росреестр" - ышанычлы оешма!

Башкортстанда күчемсез милек хокукларын теркәүгә бирелгән гаризаларның 39 проценты "Росреестр"га электрон төрдә тапшырыла.

"Росреестр" - ышанычлы оешма!
"Росреестр" - ышанычлы оешма!

Шул ук вакытта агымдагы елның беренче яртысында электрон гаризаларның өлеше, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 82 процентка арткан.

- Күрсәтелгән чорда милек хокукын теркәүгә барлыгы 326 мең гариза килгән, шуларның 125 меңе электрон төрдә алынган, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

«Электронная сделка.рф» проекты җитәкчесе Камилә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Башкортстан Республикасы территориясендә электрон алыш-бирешләрнең өстенлекләренә ике-өч көннән дә артык булмаган кыска вакытны, азрак бәяне (физик берәмлекләр өчен "Росреестр" порталындагы шәхси кабинет аша документлар тапшырганда 30 процент ташлама гамәлдә) һәм югары сыйфатлы сервисны кертергә мөмкин. Коррупцион рискларны киметү дә мөһим булып тора.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: