+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июль 2021, 18:35

Башкортстанда яңа азык-төлек бренды булдыруны планлаштыралар

Бүген Башкортстанның Үсеш корпорациясендә республиканың дүрт районыннан брендлы продукция, туризм һәм чимал базасын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә онлайн-очрашулар сериясе кысаларында узды. Аларны булдыру идеясен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хуплады.

Башкортстанда яңа азык-төлек бренды булдыруны планлаштыралар
Башкортстанда яңа азык-төлек бренды булдыруны планлаштыралар

Киңәшмәдә муниципалитетларның инвестицион климаты турында фикер алышуда Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Дамир Галиуллин, шулай ук Зилаер, Балакатай, Дәүләкән һәм Баймак районнары вәкилләре катнашты.

- Бизнес-шериф белән очрашулар - диалог булдыру һәм аерым игътибар таләп итә торган аспектларны аңлау өчен нәтиҗәле чара, - дип билгеләп үтте Наил Габбасов. - Инде хәзер үк без инвесторлар кызыксынган бизнес-кейслар рәвешендә бизнес-шериф белән системалы эшнең билгеле бер нәтиҗәләрен күрсәтә алабыз. Бу чираттагы тапкыр безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне исбатлый.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: