+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 июль 2021, 19:25

Эш сәфәре нәтиҗәле булды

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Әбҗәлил районындагы табигый таш эшкәртү заводында булуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Эш сәфәре нәтиҗәле булды
Эш сәфәре нәтиҗәле булды
- Биредә керамик плитәләр, юл ташы һәм тротуар бордюралары чыгарыла. Узган елда предприятие яздан көзгә кадәр генә эшләгән. Анда түбә ремонтланмаган, бина җылылык белән тәэмин ителмәгән. Аңлашыла ки, хәлне төзәтергә кирәк иде. Бер ел элек республика Башлыгы заводка ярдәм итәргә кушты. Без түбәне ремонтладык һәм вакытлыча җылытып җибәрдек. Быел газ үткәрәчәкбез, анда җылылык даими булачак.
Киләсе адым - предприятиене заказлар белән тәэмин итү. Моның белән проблема булырга тиеш түгел. Республикада хәзер аларның продукциясенә ихтыяҗ зур. Без скверларны, паркларны һәм урамнарны төзекләндерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз - анда һәр җирдә гранит һәм мәрмәр кирәк.
Тагын без заводта торак пунктлар өчен гранит стелалар ясый башлау турында фикер алыштык. Хәзер төбәк Башлыгы кушуы буенча аларны һәр җирдә яңартабыз. Әлегә кадәр аларга төрле урыннарда - республикадан читтә заказ биргәннәр. Беренче тест стеланы Әбҗәлил районы өчен ясарбыз дип килештек. Нәтиҗәне карыйбыз. Әгәр барысын да канәгатьләндерсә, бөтен җирдә дә урнаштырачакбыз.
Тагын без завод өчен махсус җиһазлар сатып алырга булдык, аның ярдәмендә ярык ташлар ябыштырылачак. Яңа аппарат белән җитештерү рентабельлерәк булачак, димәк, хезмәт хакын арттыру һәм җитештерүне киңәйтү өчен акча барлыкка киләчәк.
Аннан Сибайга киттек. Биредәге филармониянең реконструкциясе ничек барганын карадым. Эшләр ахырына якынлаша, концерт залы эшләп килә. Төзүчеләр белән 25 августта бинаны тапшырырга дип килештек. Бу - Урал аръягы өчен бик мөһим объект.
Сәфәр ахырында урындагы хакимияттә киңәшмә узды. Урал аръягында Инвестицион сабантуй үткәрүгә әзерлек буенча фикер алыштык Эшлекле һәм мәдәни программалар, инфраструктура, логистика, туклану - барысы да әзер. Чараны 10 һәм 11 сентябрь көннәрендә үткәрергә булдык.
Шулай ук 6нчы мәктәп һәм инвалид балалар өчен махсус коррекцион мәктәп төзелеше буенча фикер алыштык. Җаваплы кешеләргә әзерлек эшләрен тизләтергә кушылды.
Сәфәр нәтиҗәле булды. Күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштык, аларны хәл итү механизмнары турында уйладык. Үтәлешне дә контрольдә тотачакмын.
Барыгызга да сәламәтлек һәм яхшы яллар!

Фото "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: