-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 июль 2021, 22:55

Урал аръягы үсештә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Урал буенча эш сәфәрендә Әбҗәлил районындагы мәрмәр заводында булды, шулай ук Сибай филармониясенең ремонт эшләре барышы белән танышты.

Урал аръягы үсештә
Урал аръягы үсештә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Урал буенча эш сәфәрендә Әбҗәлил районындагы мәрмәр заводында булды, шулай ук Сибай филармониясенең ремонт эшләре барышы белән танышты. Мәрмәр заводында 2020 елның көзендә завод корпусларының түбәсенә ремонт ясалган, вакытлыча җылылык җибәрелгән, бу цехларны ел әйләнәсенә эшләтүгә күчәргә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта заводның җылыту системасын реконструкцияләү һәм газ белән тәэмин итүнең даими схемасына күчү эшләре бара. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, предприятие алдында тулы куәткә чыгу бурычы тора, әмма моның өчен яңа җиһазлар сатып алырга кирәк.

- Республика Башлыгы тиешле йөкләмәләр биргәннән соң, биредә зур эш башкарылды. Әмма җитештерүне тагын да рентабельлерәк итү һәм зур күләмдә продукция җитештерү өчен яңа заманча җиһазлар сатып алырга кирәк. Ул заманча технологияләр буенча ярыклары булган ташларны ябыштырырга мөмкинлек бирәчәк, мондый җирдә бөтен дөнья күптән эшли инде. Якын арада шундый җиһазлар табу, аны сатып алу һәм проблеманы хәл итү бурычы куелды,

- диде Премьер-министр.

Шулай ук ул республика муниципалитетлары өчен гранит стелалар ясау планнары белән дә уртаклашты.

- Без хәзер Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә гранит стелалар урнаштыру мөмкинлеген карыйбыз. Әбҗәлил районыннан башлыйбыз, аннары башка территорияләр буенча зур гранит стелалар урнаштырачакбыз, алар төбәкнең куәтен гәүдәләндерәчәк,

- дип ассызыклады Андрей Назаров.

Республика Премьер-министры Сибайда филармонияне ремонтлау һәм төзелеш эшләре барышы белән танышты.

- Бу - Урал аръягы өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә әһәмиятле объект. Республика Башлыгы Радий Хәбиров янгыннан соң объект реставрацияләнергә генә түгел, ә Урал аръягының мәдәни үзәгенең яңа символы булырга тиеш дигән карар кабул итте. Бүген инде берничә атна эчендә әлеге объектны төзү, бизәү һәм җиһазлар белән баету тәмамланачак дип әйтергә була,

- диде Андрей Назаров һәм филармония ачылышының инде 10-11 сентябрьдә Сибайда узачак Бөтенрусия инвестицион сабантуенда узачагын билгеләп үтте.

Визит ахырында Андрей Назаров Сибайда эшлекле киңәшмә үткәрде, анда «Урал аръягы-2021» Бөтенрусия инвестицион сабантуен үткәрү, 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекция мәктәбе төзелеше мәсьәләләре каралды.

- Узган ел ук без коррекция мәктәбен төзү турында карар кабул иттек, хәзер бу процессны тизләтә башлыйбыз. Инвестицион сабантуй барышында бу объектны төзү һәм эшләтеп җибәрү даталарын билгеләү өчен таш салырга планлаштырабыз,

- диде Андрей Назаров.

Шәһәрнең иң борынгы 6нчы санлы мәктәбе бинасы урынында заманча һәм уңайлы мәктәп төзеләчәк. Яңа бинаны проектлаштыру буенча тиешле эшләр быел ук башланачак дип планлаштырыла.

Фото "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: