-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль 2021, 14:45

Башкортстанда торак төзү арта

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән үткәргән чираттагы оператив киңәшмәдә елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча төбәкнең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яңгыратты.

Башкортстанда торак төзү арта
Башкортстанда торак төзү арта

Әйтик, гыйнвар-июнь айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шул ук чорына карата 102,2 процент тәшкил иткән. Агач эшкәртү (үсеш 66,2 процент), җиһазлар (56,8 процент) һәм дарулар җитештерү (52,2 процент) югары темплар күрсәткән.

- Русия буенча сәнәгать җитештерүе индексы уртача 104 проценттан артып китә, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Башкортстан Хөкүмәте төбәктәге хәлне анализлады. Безнең сәнәгать үсеше өчен яхшы мөмкинлекләребез бар. Шуңа күрә ел ахырына республика күрсәткечләренең сизелерлек үсешен тәэмин итү мөһим.

Гыйнвар-июньдә торак төзү 25,7 процентка арткан. Башкортстан Башлыгы төзелеш тармагы хезмәткәрләренә яхшы эш темпларына ирешкән өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: