-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль 2021, 15:38

"Чүп-чар реформасы буенча зур эш башкардык..."

Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасының ничек эшләве мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә булып узды. Ул видеоконференцэлемтә режимында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

"Чүп-чар реформасы буенча зур эш башкардык..."
"Чүп-чар реформасы буенча зур эш башкардык..."

- Чүп-чар реформасы башланганнан бирле без зур эш башкардык, шулай да системалы һәм проблемалы мәсьәләләр кала. Көн тәртибендә, элеккечә үк, чүп-чарны үз вакытында чыгару, якын-тирә территорияләрне җыештыру, контейнерлар һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү мәсьәләләре бар. Без аларга максималь игътибар белән карарга һәм нәтиҗәле эшләргә тиеш, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Региональ операторларның һәм муниципаль берәмлекләрнең эш сыйфаты мәсьәләсе буенча табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров чыгыш ясады.

- 1 июльдән 22 июльгә кадәр төбәк операторларының калдыкларны чыгару фактларын фототеркәве 99,5 процент тәшкил итте. Нәкъ менә шул чорда, республика территориясендә Бөтендөнья фольклориадасы узганда, төбәк операторлары каты коммуналь калдыкларны җыю, туплау һәм транспортлау схемасы буенча эш итте. 3 июльдән 10 июльгә кадәр чараны үткәрү чорында алар тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар күзәтелмәде, - дип сөйләде министр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: муниципаль берәмлек хакимиятләре төбәк операторлары тарафыннан калдыкларны чыгару графигын үтәү, көн саен каты коммуналь калдыкларны чыгаруны «ТКО-Башкортостан» системасы ярдәмендә тикшереп тора һәм ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүматны Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына тапшыра.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: